САНАМЫШЛАР
- Өйгә кергән бер чыпчык, Очып йөри чык-чырык. - Чыпчык, чыпчык, син чыпчык! Атлап түгел, очып чык!
- Тор, тор, тургай, Таң ата бугай, Тургай, чыпчык, Син кал, бу чык!
- Аладан, боладан, Песи бара колгадан. Песи түгел, ата каз, Ата каздан тизрәк кач!
- Әке-пәке-эремчек Син калып тор, ә бу чык.
- Әлчи, бәлчи, Әни күлмәк үлчи Үлчи торгач җитмәде, Кисә торгач бетмәде. Чәүкә, чыпчык, Син кал, бу-чык!
- Ыргада, мыргада Мәче йөри елгада. Эремчек, төн чык, Син кал, бу чык.
- Песи-песи поскан Ике күзен кыскан, Кысса, безне тота алмый, Тотар иде - җитә алмый. Пес-пес-пес.
- Җыелганнар кошкайлар - Безнең нәни дускайлар: Песнәк, чәүкә, саескан, Күгәрчен артка поскан. Син-карга, син-чыпчык, Тәрәзәдән очып чык!
- Бер мәк, ун уймак, Табада коймак, Мичтә бәлеш, ал да ябыш. Чүрәкәй үрдәк, Чум да чык.
- Мияу, мияу мышлаган, Мич башында кышлаган. Бүген тычкан тотмаган, Тотар иде йоклаган.
- Саескандай чайкалып, Мин йөримен өй саклап. Каздай булып, кыйгаклап, Сиңа тиям, син әбәк!
- Ары алачык, бире алачык, Кыр капкасы шыр ачык. Игер чык, бире чык, Син дә торма, йөгереп чык.
- Ыргадан-мыргадан Мәче йөри колгадан. Мәче түгел ата каз, Ата казның башы таз. Сыртыңа төшкәнче таш Тизрәк моннан чыгып кач!
- Бер, ике, өч, дүрт, биш, Алты, җиде, сигез, тугыз, ун. Байлар кия кызыл тун. Кызыл тунның бәясе - Йөз дә кырык сигез сум.
- Саесканның койрыгы Саный китсәң-унике, Сыңар аяк, сыңар чык, Син калып тор, ә син чык!
- Елгада бар бер басма: Син анда ялгыш басма. Әгәр бассаң китереп, Кырыйга чык сикереп.
- Гөр-гөр гөлдер бу, Гөрләр күгәрчендер бу. Карыйк-карыйк каргалар, Шыгырдаган арбалар. Торыйк-торыйк торналар, Тау башында юргалар. Чут-чут сандугач, Тәрәзәдә карлыгач. Чырык-чырык куар чыпчык Тәрәзәдән очып чык!
- Уннан уймак, Табада коймак, Мичтә бәлеш, Ал да ябыш. Чүрәкәй үрдәк, Чум да чык!
- Берәм, берәм, берәмләп, Әби йөри кеше әрләп Кәҗәләрен кешәнләп Бабай бара басуга, Сулга карый ун агай, Уңга карый ун агай; Бар чыгып кит син, агай!
- Кыш китте, яз килде, Үрдәк белән каз килде Тау башлары ачылды, Ак ташлары чәчелде. Сайрыйлар тургайлар, Шалтырыйлар сабаннар. Моңая сыерчык, Җыр җырлый чыпчык, Син тор, бу чык!